«ЭКОяз 2025» республика конкурсы кысаларында Нармонка мәктәбенең 7 сыйныф укучылары технология укытучысы Н.В. Торгайкин белән берлектә «Чиста яр»акциясендә катнаштылар.
Акция Нармонка авылында күл ярын көнкүреш чүп-чарыннан чистартуга юнәлдерелгән иде. Балалар, перчаткалар һәм капчыклар белән коралланып, пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар җыйдылар.
Бергә чисталык булдырабыз!