Ханжин П.С.исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 В сыйныфы  укучылары Буа шәһәрендә  "Җиңү поезды" күчмә күргәзмәсендә булдылар

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

29 апрель көнне Ханжин П.С.исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 В сыйныфы  укучылары Буа шәһәрендә  "Җиңү поезды" күчмә күргәзмәсендә булдылар.

"Җиңү поезды" мемориаль составы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылган. Бу күргәзмәдә балалар көнкүреш әйберләрен (кружка, чәйнек, кашыклар, чемодан, ...) һәм  сугыш техникасының төрле төрләрен, кыр кухнясын күрделәр, Л-4302 серияле  паровоз эчендә булдылар. Балалар, якынлашып килүче легендар паровозның   гудокларын ишетеп,   зур дулкынлану тойгысы кичерделәр.

Бу экскурсия балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International