29 апрель Олы Шәмәк авылы мәдәният йорты территориясендә Бөек Ватан сугышы геройларының һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын мәңгеләштерү максатында «Хәтер бакчасы» акциясе узды. Акциядә катнашучылар арасында югалту авыртуын кичерүчеләр, һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучыларының туганнары һәм якыннары Хәтер аллеясына нигез салганнар, Ватанны саклаганда сугыш кырында һәлак булган һәркем хөрмәтенә исем чыршылары утыртканнар.
«Хәтер бакчасы» - буыннар элемтәсе, Ватанны саклаучыларның батырлыклары турында искә төшерү һәм һәр яңа үсенте-киләчәккә бер адым, ул баш өстендә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт йөзеннән үстерелгән.