Бүген «Сабый» балалар бакчасында террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча өйрәнүләр узды. Тренировкаларның төп максаты-террорчылык куркынычы барлыкка килгән очракта тәрбияләнүчеләрдә һәм хезмәткәрләрдә үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Балалар белән беренчел эш: билгеле бер ситуацияләрдә эш итү буенча әңгәмәләр һәм киңәшләр үткәрелде. Күнегүләрнең гамәли этабы вакытында балалар бакчасы хезмәткәрләренең һәм тәрбияләнүчеләренең террорчылар тарафыннан тоткыннарны алу һәм балалар бакчасы территориясендә пилотсыз очу аппараты белән китерелгән шартлаткыч җайланманы эшләтеп җибәрү гамәлләре имитацияләнде.
Бу вәзгыятьтә иң мөһиме нәни тәрбияләнүчеләр арасында курку һәм паникага юл куймау. Тренировкалар тәмамлангач, йомгак ясалды: хезмәткәрләрнең гамәлләре төгәл һәм тиз булды. Балалар тәрбиячеләрнең боерыкларын төгәл һәм паникасыз үтәделәр.