Бөтенроссия өйрәнүләре

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

2025 елның 30 нчы апрелендә, Ханжин П. С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә террорчылык янаулары вакытында гамәлләр буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узды. Өйрәнүләр "Уку йорты территориясендә заложникларны кулга алу" һәм "Пилотсыз очу аппараты тарафыннан китерелгән шартлаткыч җайланманың эшләп китүе"сценарийлары буенча үткәрелде.

Өйрәнүләрнең  максаты:  барлык катнашучыларның үз - үзләрен тоту алгоритмнарын ныгыту.

Өйрәнүләр өч этапта үтте:

1. Теоретик өлеш-өйрәнүләрдә катнашучыларның гамәлләрен аңлату. Барлык катнашучылар террорчылык куркынычы гамәлләре буенча инструкцияләр алдылар һәм аларны теоретик яктан өйрәнделәр.

2. Гамәли өлеш-сценарийларны эшкәртү.

3. Өйрәнүләрнең барышын һәм алынган нәтиҗәләрне тикшерү һәм анализлау. Мәктәп җитәкчесе И.Р. Фаткуллов, барлык этаплар тәмамлаганнан соң, йомгаклау тикшерүе үткәрде. Мәгълүмат бирүдәге җитешсезлекләр, эвакуацияләү вакытындагы кыенлыклар турында фикер алышынды һәм күнекмәләрне яхшырту буенча тәкъдимнәр кертелде.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International