30 апрельдә Россиядә янгыннан саклау көне – илебезнең иң кыю һәм батыр кешеләренә багышланган бәйрәм билгеләп үтелә

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Бүген, 30 апрельдә Россиядә янгыннан саклау көне – илебезнең иң кыю һәм батыр кешеләренә багышланган бәйрәм билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм көнендә безнең балалар бакчасына Тәтеш гражданнарны яклау көллияте курсантлары килде, алар балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр. Алар тәрбияләнүчеләр өчен янгын куркынычсызлыгы буенча кызыклы табышмаклар һәм хикәяләр әзерләгәннар. Ут белән уйнау бик куркыныч, ут күп яхшылык китерә, ләкин игътибарсыз калдырган ут кешенең рәхимсез дошманына әверелергә мөмкин, дип сөйләделәр.

Балалар өчен иң истә калганы янгын сүндерүче костюмы белән танышу булды, тәрбияләнүчеләр үзләрен янгын сүндерүче ролендә хис итә һәм янгын сүндерүченең чын шлемын киеп карый алдылар. Курсантлар шулай ук ашыгыч хезмәт номерларын искә төшерделәр.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International