20нче марттан 21нче апрельгә кадәр Өстәмә белем бирү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү техникасы» иҗади эшләр конкурсы узды.
Конкурсның максаты-укучыларның, мәгариф учреждениеләренең Бөек Ватан сугышы чоры Ватан тарихын өйрәнүгә һәм саклауга юнәлдерелгән фәнни-техник иҗатын үстерү.
Конкурска 14 мәгариф учреждениесеннән «Пано», «Сюжет композициясе» һәм «Рәсем» номинацияләрендә 60тан артык эш керде. Өстәмә белем бирү үзәгендә «Җиңү техникасы» эшләренең күргәзмәсе оештырылды. Иң яхшы эшләр дипломнар белән бүләкләнәчәк.