30 апрель мәдәният хезмәткәрләре Тәтеш мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы белән берлектә «Тынычлык һәм хезмәт бәйрәме»исемле беренче май акциясе үткәрделәр.
Өлкәнрәк буын, елмаеп, бәйрәмне дә, парадларны да, лозунгларны да, яшьлекне дә искә алды. Яшь буын мәгълүмати буклетларда күргән бәйрәм тарихына бик теләп чумды. Акциядә катнашучыларның һәркайсына, тынычлык, хезмәт һәм игелек символы буларак, буклет һәм флаг тапшырылды.