3 май Башчы авыл клубында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Җиңү бутоньеркасы» мастер – классы булып узды. Чарада катнашучылар Җиңүнең төп символларының берсе-Георгий тасмасының барлыкка килү тарихын белделәр.
Әлеге чара Ватанны каһарманнарча саклаган ата-бабаларыбыз истәлегенә багышлана. Брошкалар ясау өчен түбәндәге материаллар кулланылган: атлас тасмалар, триколор катнаш тасма, муенсалар, җилемнәр, башлы энәләр. Катнашучылар төрле техниканы үзләштерделәр: таҗ яфракларын җыю, төрле материалларны берләштерү, җилем материаллары белән эшләү. Йомгаклау эше уникаль һәм матур булсын өчен, һәр катнашучыга индивидуаль ярдәм күрсәтелде. Бу сувенирлар Җиңү көненә багышланган «Сугышка чорналган балачак» һәм «Георгий лентасы» кебек акцияләрдә катнашу өчен туры киләчәк. Чара катнашучыларга ата-бабаларының батырлыгына хөрмәт күрсәтергә һәм үз куллары белән истәлекле аксессуар булдырырга ярдәм итәчәк.