2 май Тәтеш районы мәдәният йортында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Патриоты» хәрби-тарихи клубының Самара өлкә иҗтимагый оешмасы концерты булып узды.
Район мәдәният йорты фойесында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чоры коралларының интерактив күргәзмәсе тәкъдим ителде. Сәхнәдә «Патриотлар хәрби-тарихи клубы» оешмасы катнашучылары башкаруында рухи җырлар һәм шигырьләр яңгырады.
«Тәтеш ҮКС» МБУ директоры Андрей Салагаев район Башлыгы исеменнән оешма җитәкчесе Сергей Аввакумовка хәрби-патриотик мирасны саклауга зур өлеш керткәне, яшьләрне милли горурлык һәм патриотизм рухында тәрбияләүдә актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде.