Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан укытучылар, Урюм урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре, “Георгий тасмасы” бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды.
30 апрель көнне Урюм авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” аллеясы утыртылды. Һәр утыртылган агач - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызның бүгенге буыннан хәтер һәм рәхмәт символы.