Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан Нармонка мәктәбе укучылары активы тәрбия эше штабы белән берлектә «Бәйрәм атрибутлары»иҗат остаханәсе оештырды.
Югары сыйныф укучылары чәчәк ата торган ботаклар һәм Беренче май флаглары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Яшь осталар тырышып таҗ һәм яфрак кисеп алдылар, чәчәкләрне ботакларга ябыштырдылар, флаглар ясадылар. Остаханәдә иҗат һәм хезмәттәшлек атмосферасы хөкем сөрде, һәм һәр катнашучы үз фантазиясен күрсәтә алды.
