Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбендә “Хәтер бакчасы” акциясе

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбендә “Хәтер бакчасы” акциясендә мәктәпнен юнармия берләшмәсе горурланып катнашты. Яшь армиячеләр, тәрбия эше штабы җитәкчелегендә, туган мәктәбе территориясендә “Хәтер бакчасы” булдыру өчен яшь алмагачлар һәм грушалар утырттылар. Бу акция Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу гына түгел, тынычлыкны һәм ирекне саклап калучыларга карата рәхмәтебезнең һәм хөрмәтебезнең тере символы.

Һәрбер агач-үсенте генә түгел, ул тормыш символы, өмет символы, буыннар дәвамчанлыгы символы.

"Хәтер бакчасы" акциясе алар өчен чын патриотлык һәм гражданлык дәресе булды.


    ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International