3 май көнне Байраш авыл Мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланган " Кырыгынчы елларда" Хәтер сәгате узды.
Мәдәният хезмәткәрләре балаларга Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләре, Брест крепосте оборонасы, Ватанның данлы яклаучылары, совет халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләделәр.