Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2025 елның 6 мае, сишәмбе

«Балалар күзлегеннән конкуренция» иҗат эшләре конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. 2025 нче елның 13 нче февраленнән 25 нче апреленә кадәр  Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8-11нче сыйныф укучылары  ел саен үткәрелә торган иҗади эшләр конкурсының муниципаль этабында катнашты.

Конкурс монополиягә каршы көйләү өлкәсендә мәгърифәтчелек, конкурент сәясәте өлешендә хокукый һәм гражданлык мәдәниятен, шулай ук хәзерге укучының гомуми коммуникатив һәм иҗади мәдәнияте дәрәҗәсен арттыру максатыннан үткәрелә. Конкурска 4 белем бирү учреждениесеннән 9 эш килде. Иң яхшы эшләр республика этабына җибәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International