Мәдәният яңалыклары

2025 елның 6 мае, сишәмбе

30 апрель «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие – Йолдызлык – 2025» XXV Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау Гала-концерты булып узды. «Вокал-соло» номинациясендә Кубокны I урын өчен Айзилә Нургалиева яулады! «Палитра» вокал ансамбле (җитәкчесе Диана Шәрәфиева) II урынны яулады!

Алты көн дәвамында фестивальнең суперфиналы ике мәйданчыкта – УНИКС КФУ КСК һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә узды. Республикабызның 45 районыннан 5 500дән артык иҗат катнашучылары үз сәләтләрен күрсәтте. Фестиваль быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә уза. Ел әйләнәсе үткәрелә торган проект республика яшьләренә, яшәү урынына карамастан, иҗади юнәлештә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, бу исә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International