5 нче май Олы Тархан авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Җиңү чәчәге» мастер-классы булып узды. Җиңү көнен бу мөһим бәйрәмне озата баручы чәчәкләрдән башка күз алдына да китереп булмый.
Нәкъ менә шуңа күрә мастер-классның темасы батырлык һәм ныклык символы булган канәфер алып тора. Катнашучылар, Олы Тархан мәдәният йорты хезмәткәрләре җитәкчелегендә, алдан әзерләнгән шаблоннардан файдаланып, декоратив чәчәкләр ясадылар. Эшнең һәр этабы останың тәфсилле аңлатмалары белән үрелеп барды.
Чара тәмамлангач, катнашучылар матур букетлар булдырдылар, алар ветераннарга бәйрәмгә зур бүләк һәм хөрмәт билгесе булачак.