1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында илдә «Хәтер дивары» акциясе уза — бу «Үлемсез полк»Бөтенроссия акциясенең яңа форматларының берсе.
«Сабый» балалар бакчасында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре белән тәэсирле һәм әһәмиятле экспозиция булдырылды. Һәр фотография-ул гади сурәт кенә түгел, ә баш өстендә тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге турындагы тере тарих. Алар турындагы истәлекләр безнең йөрәкләрдә һәрвакыт яшәячәк. Акциядә катнашу тәрбияләнүчеләребезгә геройларның истәлеген хөрмәт итәргә һәм аларның фашизмны Җиңүгә керткән өлешләрен аңларга ярдәм итә.