Олы Тархан авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Олы Тархан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау кысаларында, авылның балигъ булмаганнар өчен  " Сак бул!

16 яшькә кадәр скутер һәм мопедта йөрү тыела!!!", дип исемләнгән профилактик сәгать уткәрделәр.Очрашуда юлда куркынычсызлыкның төрле аспектлары, велосипедчылар һәм мотоциклчыларның үз-үзләрен тоту үзенчәлекләре, электросамокатлар, сигвейлар, гироскутерлар һәм башка СИМ шактый тизлекне үстерә ала, бу идарә итүне югалту ихтималын тудыра, имгәнүләрдән һәм аварияләрдән саклану өчен кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында фикер алыштылар.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре шулай ук юл-транспорт һәлакәте статистикасы белән таныштырдылар. Чара ахырында катнашучыларга тематик брошюралар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International