Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.

Күңелгә үтеп керерлек шигырьләр һәм җырлар бабаларыбызның Ватанны саклауда үзләрен кызганмыйча, безнең өчен җиңү яулаган вакытларына үтеп керергә мөмкинлек бирде.
Чара тәмамлангач, традиция буенча балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр шәһәребезнең Дан монументына чәчәкләр салдылар. Дан монументына таба бару колоннасы еракка сузылды, балалар кулында җиңүчеләрнең - бабаларының фотолары! Балалар үзләренең ата - бабалары турында горурланып сөйләшкәннәр, димәк, беләләр, димәк, хәтердә алар! Мәңге шулай булсын!
Бәйрәм белән! Җиңү көне белән! Барыгызга да тыныч күк йөзе!

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International