Ватанны саклаучылар елы һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында татар мәктәбендә «Үлемсез полк: Геройлар безнең арада» акциясе үткәрелде. Бу чара Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланды һәм җылы һәм күңелне нечкәртә торган атмосферада узды.