Пролей-Каша авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

7 май Пролей-Каша авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Кашка авылында юл-транспорт җәрәхәтләрен кисәтү һәм юлларда йөрүнең куркынычсызлыгы турында халыкка хәбәрдар булу кысаларында «Имин юл» акциясе үткәрде.

Чарада катнашучыларга «Машина йөртүче, тизлекне кимет!», «Без юлларда куркынычсызлык яклы!», «Әкренрәк барсаң - тизрәк барып җитәрсең», юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген исәртеп үтте. Моннан тыш, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән юлларда куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлеге турында әңгәмә үткәрелде. Акциядә катнашучылар юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, хәрәкәттә катнашучылар арасында үзара хөрмәт итү зарурлыгы һәм кагыйдәләрне бозу нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International