Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Тәтештә «Бөек Җиңү – хәтер һәм Дан-һәр заманга»дигән тантаналы митинг узды. Чарада район Башлыгы Рәмис Сафиуллов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Фердинат Дәүләтшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, свода катнашучыларның гаилә әгъзалары, мәктәп укучылары, студентлар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, оешма вәкилләре, шәһәр халкы һәм кунаклар катнашты.