Тәтеш муниципаль районының Тоншермә һәм Келәш авылларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды. Чараларда Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Фердинат Дәүләтшин катнашты.