7нче май көнне Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау кысаларында "Руль артында игътибарыңны читкә юнәлтмә!", дип исемләнгән мәгълүмати акцияүткәрделәр.
Бүген машина йөртүчеләр руль артында телефонга СМС хәбәр килүгә, музыканы кабызу һәм сүндерүгә яки, мисал өчен, прическаны төзәтүгә игътибарны юнәлтү проблемасы кискен тора. Руль артында игътибарны читкә юнәлтү, юл-транспорт һәлакәтен дә кертеп, җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шул ук хәл җәяүлеләргә дә кагыла. Мәдәният йорты хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлда уяу һәм игътибарлы булырга өндәүче буклетлар тараттылар. Чара барышында алар машина йөртүчеләргә мондый хокук бозулар өчен административ җәза чаралары турында аңлаттылар һәм аларны шалтыратуларга һәм смс-хәбәрләргә игътибарларын юнәлтмәскә чакырдылар, ә җәяүлеләргә машина юлы аша чыкканда мобиль җайланмалардан имин файдалану турында искәрттеләр.