Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 9 мае, җомга

8 майда Байраш авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Митингны авыл җирлеге башлыгы Губеев Ә. М. ачып җибәрде, авыл халкын бәйрәм белән мәктәп директоры Котдусова Г.Ю., район башлыгы Р.Х. Сафиуллов исеменнән җыелган халыкны “Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” башлыгы Гарипов Р.А. котлады. Чарага кыска вакытлы ялга кайткан МХО катнашучысы чакырылган иде. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Стеллага венок салдылар.

Мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп коллективы тарафыннан концерт программасы оештырылды.

     ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International