Мәктәбебездә татар халкының традицияләрен хәрби дисциплина һәм иптәшлек рухы белән берләштергән кадетлар Сабантуе узды. Бу чарада мәктәпнең кунаклары - ХМАО-Юграның Сургут районыннан Түбән Сортым урта мәктәбе кадетлары катнашты.
Мәктәп театры "АрБалет"ның (җитәкчесе: Сиякина Н.Р) 7, 8, 9 сыйныф кадетлары кунакларга Сабантуй тарихы турында театраль тамаша күрсәттеләр. Чара барышында татар җырлары, шигырьләре яңгырап торды һәм бәйрәм атмосферасын тагын да яхшыртты.
Сабантуйның төп элементы булып кадетлар физик әзерлекләрен генә түгел, тапкырлыкларын да күрсәткән ярышлар торды (үткәрүче: Камалетдинов Р.И.) Бүрәнәдә капчыклар белән традицион сугышлар, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, көянтә һәм чиләк белән йөгерү кебек уеннар беркемне дә битараф калдырмады.
Сабантуй азагында катнашучыларны чәкчәк, өчпочмак һәм чишмә суыннан самавырда кайнатылган хуш исле чәй белән сыйлау оештырылды.
Бәйрәм кунакларның күңеленә хуш килде. Барлык катнашучылар күтәренке рух, яхшы кәеф белән мәктәбебезнең традициясе булган кадетлар Сабантуе белән киләсе елга кадәр саубуллаштылар.