9 май көнне Байраш авыл мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Солдат өчпочмагы” исемле патриотик сәгате узды.
Балаларга сугыш елларында фронт хатларының нинди булуы турында сөйләделәр, фронт хатларын ясарга өйрәттеләр һәм аны открытка рәвешендә бизәделәр.