Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Ватанны саклаучылар елында,  Җиңүнең 80 еллыгына карата, Тәтеш муниципаль районының 13 мәгариф оешмасы «Хәтер бакчасы» акциясе үткәрде.

Йөздән артык сирень, миләш, нарат һәм таулы алтай чыршысы куаклары утыртылды.

Бу безгә тыныч тормыш бүләк иткән геройларның тере истәлеге.

Әлеге акциянең максаты - илнең төп байлыгы булган – Россия урманына сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклау, торгызу һәм арттыру проблемаларына юнәлтү.

Бу мөһим вакыйганың бер өлеше булганыбыз  өчен оештыручыларга рәхмәт!

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International