Нармонка урта мәктәбендә мәктәп музее җитәкчесе Галанцева Н. А.һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Игнатьева А. С. «Тере хәтер»дигән музей дәресе үткәрделәр. Укучылар мәдәниятне һәм тарихи хәтерне саклауда музейларның роле турында белделәр.
Нармонка авылы тарихына, аның район һәм ил үсешенә өлеш керткән халкына, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган экспозицияләргә аерым игътибар бирелде. Балалар борынгы фоторәсемнәрне, документларны кызыксынып карадылар, фронттан килгән солдатларның хатларын укыдылар.
Балалар экскурсия өчен остазларга рәхмәт белдерделәр һәм мәктәп музее эшендә катнашырга теләк белдерделәр.