Өстәмә белем бирү үзәгендә «Талантлар күпере» дип аталган уку елын йомгаклау бәйрәме булып узды. «Колибри», «Импульс», «Подснежник» һәм «Данс» иҗат берләшмәләре укучылары үзләренең вокаль һәм хореографиядән бию номерларын тәкъдим итте. Һәр оешма чыгышы белән тамашачыларны таң калдырды.
Бәйрәм ахырында ата-аналар талантлы балаларга һәм аларның җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен җиткерде.