Тоншерма урта мәктәбе хәбәр итә

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

"Яшьләр һәм балалар" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2025 елның 22 маенда Тоншерма урта мәктәбе тормышында истәлекле вакыйга - "Герой партасы" ачылу тантанасы булды. Без «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган Бөтенроссия мәгариф проектына кушылабыз. Безнең мәктәптә Герой партасы махсус хәрби операция катнашкан авылдашыбыз - Россия Герое Марцев Михаил Николаевичка багышлана.

Чарада аның әти-әниләре Марцев Н.П. һәм Марцева З.М., укытучылар, укучылар, аларның ата-аналары катнашты. Кунакларлар алдында чыгыш ясап, мәктәп директоры Ф.В. Галимов Ватаныбызның тарихын, мәдәниятен өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Тоншерма урта мәктәбенең  "Юнармия" хәрәкәте отрядына Марцев Михаил Николаевич исемен бирүне сорап, үтенеч язуы җибәрү турында карар кабул ителде. Беренче булып Герой партасы артына утыру хокукы иң яхшы укучаларга  бирелде.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International