22 май Олы Шәмәк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үзәк урамда «Игътибар! Куллар рульгә, күзләр юлга-руль артында игътибарны читкә юнәлтмибез», профилактик чаралар кысаларында руль артында игътибарны читкә юнәлтүне һәм транспорт чарасы белән арыган хәлдә идарә итүне булдырмауга юнәлдерелгән акция үткәрделәр.
Чараны оештыручылар җәмәгатьчелек игътибарын юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу куркынычының шундый җитди факторына юнәлтергә карар кылды. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга тематик белешмәләр тапшырдылар.