Татар мәктәбе укучылары «Озын Алан»тыюлыгында булдылар.
Тыюлык белгечләре балалар өчен тыюлык территориясе буйлап экскурсия үткәрделәр, бу урыннарның табигате һәм истәлекле урыннары белән таныштырдылар. Укучылар карагай аллеясы һәм «Каменная» аланы буйлап йөрделәр.
Зур карагай аллеясында һәм аланда алар яңа җәнлек эзләрен күрделәр.