«Елның яшь сәнәгатьчесе» Бөтенроссия премиясе 2024 елның ноябреннән 2025 елның июленә кадәр Россия Федерациясе төбәкләрендә урнашкан чыгару һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең топ-менеджерлары, гамәлгә куючылары һәм милекчеләре арасында үткәрелә. Премия Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Россия Федерациясе субъектларында дәүләт сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыручы башкарма хакимиятнең төбәк органнарының, эксперт берләшмәләре вәкилләренең оештыру һәм мәгълүмати ярдәме белән уза.