Уку елы ахырында һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучылар арасында пневматик винтовкадан "Десяточка" ату турниры булды. Чараны «Форпост» үзәге» МБУ оештырды.
Һәр укучы, мәйданчыкка чыгып, үзенең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтергә тырышты. Ярышларда катнашучыларга өч тапкыр сынап карау һәм өч зачет ату тәкъдим ителде. Барысы да чарадан канәгать калдылар, җиңүчеләр дипломнар, 1-нче, 2-нче, 3 нче урыннар һәм “Форпост” фирма значогы алдылар. Шулай итеп, турнир спорт вакыйгасы гына түгел, яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләүгә юнәлтелгән мәдәни программаның мөһим өлеше дә булды.
.jpg)