26 нчы майда Келәш авылы мәдәният хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген булдыру кысаларында “Рул артына утырдыңмы – телефоның алып куй!” дип аталган акция үткәрделәр.
Бүгенге көндә күп кенә автомобиль йөртүчеләр юлда барганда телефон кулланалар. Җәяүлеләр дә юлга күз салмыйча, юл чыкканда гаджетларга текәләләр. Чараны үткәрүчеләр җәмгыятьне юл һәләкәте булдыруда җитди сәбәпкә игътибар итәргә чакырдылар
Акция барышында автомобиль йөртүчеләргә кагыйдәләрне бозучыларга каралган административ җәзалар турында искәрттеләр, юлда барганда шалтыратуларга һәм смс-хәбәрләргә җавап бирмәскә өндәделәр.
Аларга хәерле юл теләп, “Яшәү телефоннан кадерлерәк” дигән буклетлар тараттылар.