27 май Питомник авыл клубы мөдире руль артында игътибарны читкә юнәлтүне булдырмауга һәм транспорт чарасы белән талчыккан хәлдә идарә итүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында «Без юлда куркынычсызлык өчен!» дип исемләнгән профилактик акция үткәрделәр.
Чара барышында йөртүчеләргә транспорт чарасы белән идарә иткәндә, машина йөртүче тулысынча игътибарын юлда тупларга тиешлеген искәртеп үттеләр. Мондый чаралар юлларда аварияләр санын киметүгә һәм кеше гомерен саклап калуга ярдәм итә.