Тәрбия эше буенча директор урынбасарларының эшлекле киңәшмәсе

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

"Яшьләр һәм балалар" федераль проекты, "Педагоглар һәм остазлар" подпроекты кысаларында 2025 елның 27 маенда Өстәмә белем бирү үзәгендә тәрбия эше буенча директор урынбасарларының, тәрбия буенча киңәшчеләрнең һәм мәктәпләрне оештыручы педагогларның эшлекле киңәшмәсе булды.

Анда балаларның җәйге ялы һәм мәшгульлеге, 11 сыйныфның чыгарылыш кичәсенә әзерлек, тәрбия эше буенча еллык анализлар тапшыру, " Өстәмә белем бирү навигаторы" системасында җәйге чорда эшне оештыру, педагогларны теркәү һәм "Киләчәккә Билет" мәгълүмат системасында яңа 2025-2026 уку елында белем бирү оешмасының төп дәрәҗәсенә күчү мәсьәләләре каралды. Киңәшмә "Сорау - җавап" режимында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International