1 июнь-Балаларны яклау көне

2025 елның 1 июне, якшәмбе

Беренче июнь гадәттәгечә Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә! Балаларыбыз өчен бу һәрвакыт искиткеч бәйрәм һәм күптән көтелгән укуны тәмамлау һәм җәйге каникуллар башлану көне. Һәм һәрвакыт шулай булсын! Безнең өчен , өлкәннәр өчен исә, бу көн: дәүләт, җәмгыять, һәрберебезнең балалар мәнфәгатьләрен иң яхшы тәэмин итү өчен эшләгәнебезне искә төшерү булып тора.

Һәм без балаларыбыз лаеклы белем һәм тәрбия алсын, сәламәт һәм һәрьяклап үссен өчен барысын да эшләргә тиеш. Иң мөһиме-балаларыбыз бәхетле һәм яхшы кешеләр булып үссен. Бу һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең бурычы.

Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм игелек, ә районыбызның яшьләренә – кызыклы җәй, истәлекле вакыйгалар, якты тәэсирләр телим.
 

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International