Мәдәният яңалыклары

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

1 июнь Казан Кремле залында «Созвездие – Йолдызлык» XXV Ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшыру тантанасы булып узды. Республиканың 24 район һәм шәһәреннән 40 талантлы Лауреат һәм җиңүче лаеклы танылу һәм ярдәм алды!

Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин тапшырды!

Тәтеш районы өчен аеруча горурлык — бүләкләнүчеләр арасында талантлы якташыбыз Айзилә Нургалиева! Исегезгә төшерәбез, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган фестивальнең йомгаклау Гала-концертында Айзилә «Вокал-соло» номинациясендә I урын өчен кубок яулады.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International