Авылның активистлары идеясе һәм көче белән Келәшнең С.Вәлиуллин урамында урам бәйрәме уздырылды.
Бәйрәмгә урам кешеләре генә түгел, шунда туып үскән, күптән авылдан чыгып киткән урамдашлар да җыелды. Мул табыннар артында мәңгелеккә күчкән күршеләрне искә алдылар. Һәр катнашучы истәлекләре белән уртаклашты, талантлы урамдашлар җыр-биюләр, бүләк итте, театраль эпизодлар күрсәттеләр. Авыл темасына багышланган фотозонада төшкән фотолар очрашу истәлеге булып калды.