«Кояшкай» мәктәп яны лагереның чираттагы көне күңелле үтте.
Иртә музыкаль зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң «Долгая Поляна» тыюлыгы хезмәткәрләре В.И Китаев, М.В. Филиппова белән очрашу булды. Алар «Су ресурсларын саклау» темасына экологик әңгәмә үткәрделәр, танып белү фильмы күрсәттеләр.
Яшь Бөркетләр тәрбиячеләре һәм өлкән тәрбиячеләре белән бергә балалар китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән «Пушкинның әкияти дөньясы» чарасында булдылар.
Төшке аштан соң барлык тәрбияләнүчеләр өчен Ильина Ю.Ф. "ЭКО-МОДА" уенын үткәрде. Балалар ташландык материалдан эшләнгән киемнәрен күрсәттеләр.
Көн «Орлат елъязмасы» битен бизәү белән тәмамланды.