2 нче Тәтеш урта мәктәбе "Кояшкай мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшен дәвам итә. Лагерьда көн традицион линейкадан һәм иртәнге зарядкадан башланды. Дәртле энергия алгач, балалар лагерь эшләренә актив кушылдылар.
Тәрбиянүчеләр өлкән тәрбияче белән изге эшләр турында фильм карадылар. Соңыннан түгәрәк өстәлдә балалар фильмның сюжеты һәм аңа үз мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар.
Көн дәвамында хәрәкәтчән уеннар һәм станцияләр буенча «Юмарт бул» уены оештырылды.
Һәр отряд «Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт» темасына стена газетасын чыгарды.
Көн азагында яшь Бөркетләр «Бөркет елъязмасы» битен тутырдылар.
Лагерьда һәр көн уңай хисләр, матур кәеф уята һәм җәйге каникулларны кызыклы һәм онытылмаслык итә!