Бүген «Сабый» балалар бакчасында тематик рус халык әкиятләре көне узды. Төркемнәрдә китап күргәзмәсе оештырылды. Төркемнәрдә китап күргәзмәсе оештырылды.
Балалар әкият геройлары белән өстәл уеннары уйнадылар, «әкият дөньясында» дигән әдәби викторинада катнаштылар, халык әкиятләренә иллюстрацияләр карадылар, «Колобок» әкиятен сәхнәләштерделәр. Мондый «Әкиятле» көннән балалар барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр!