10 июнь «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен кызыклы көн булды. Иртә гадәттәгечә — тантаналы линейкадан, күтәренке зарядкадан һәм иртәнге аштан башланды.
Аннары балаларны «Сетевая компания» АҖ филиалының Тәтеш РЭС «Буа электр челтәрләре» яшьләр комитеты «Имин каникуллар» акциясе үткәрде. Филиал белгечләре балаларга өйдә һәм урамда электр тогы белән эш итүнең төп кагыйдәләрен уен рәвешендә һәм аңлаешлы формада сөйләделәр. Тематик видеороликлар, викториналар күрсәтү, танып белү һәм бик кызыклы конкурслар үткәрү, шулай ук манекенда беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнарын күрсәтү балаларны аеруча шатландырды. Чара азагында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Физик тәрбия җитәкчесе Е.В. Малкин яшь бөркетләр өчен «Минем дустым велосипед» исеме астында спорт программасын үткәрде.
Бу мавыктыргыч программаның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге ярышучыларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә булган хәлләрне күрмәделәр. Барысы да финишка беренче булып килергә һәм иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә тырыштылар.
Тәмле төшке аштан соң балаларны Россия көне бәйрәменә әзерләнүгә багышланган мавыктыргыч отряд чаралары көтте.
Бу бай һәм файдалы чаралар балаларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте һәм лагерьлары белән горурланырга тагын бер сәбәп булды.