Бәйрәм алдыннан Тәтештә, бөтен Россиядәге кебек үк, медицина хезмәткәрләрен котладылар. Бүген районда 40 табиб һәм 219 урта медицина хезмәткәре ак халат кия.
Медицина хезмәткәрләре көне безнең илдә гадәттәгечә игелекле эшкә - гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга багышланган кешеләр бәйрәме буларак билгеләп үтелә.