Илебезнең төп бәйрәме «Россия көне» алдыннан безнең «Башаккай» балалар бакчасында балаларда Россияне дәүләт һәм туган ил буларак күзаллаулар формалаштыруга, туган якка, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Флаг эзләп» исемле мавыктыргыч квест-уен узды. Чара балаларда командалы эш күнекмәләрен, логик фикерләүне һәм бурычларны чишә белүне үстерү максатында оештырылды. Балалар станцияләр буйлап мавыктыргыч сәяхәт уздылар, анда аларга төрле биремнәр һәм башваткычлар үтәргә туры килде. Һәр станциядә балаларны флаг ясау өчен кирәкле элементларны эзләү белән бәйле кызыклы бурычлар көттеләр.
Барлык балалар да биремнәрне бик яхшы башкарып чыктылар, үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Чара ахырында тантаналы рәвештә җиңүне һәм максатка ирешүне символлаштырган символик әләм күтәрелде. Балаларга бик кызык һәм күңелле булды. Аларда Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган чарадан бик күп тәэсирләр калды. Балалар барысы да үзләренең туган иле – Россия турында беләләр һәм аны яраталар! Безнең ил бөек һәм куәтле держава, һәм һәр гражданин, хәтта кечкенә булса да, аның белән хаклы рәвештә горурлана. Россия Көне Белән! Тынычлык, җылылык, яхшылык, шатлык һәм яктылык!