Хөрмәтле сәүдә объектлары җитәкчеләре!

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Террорчылык актлары уздыру куркынычы белән бәйле рәвештә һәм сәүдә объектларының иминлеген тәэмин итү максатларында түбәндәге чараларны үтәүне көчәйтүегезне сорыйбыз:

сәүдә объектларының иминлеген һәм террорчылыктан саклануын көчәйтүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрергә;
террорчылык актларын кисәтү һәм булдырмау буенча беренчел чараларны гамәлгә ашыру турында хезмәткәрләр белән өстәмә инструктажлар үткәрергә;
кеше күп булган урыннарда объектларда уяулыкны көчәйтү турында күрсәтмә агитация стендлары булуны тикшерергә;
сәүдә объектларында видеокүзәтү системасының эшен тикшерергә, камераларның төнге вакытта эшләвенә һәм видеоязмаларны саклау вакытына аерым игътибар бирергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International