«Кояшкай» мәктәп яны лагеренда тагын бер искиткеч көн узды. Гадәттәгечә, иртә линейкадан һәм зарядкадан башланды.
Тәрбия буенча директор киңәшчесе Саматова Г.Н. «Күренеп тор» акциясен үткәрде.
Педагог-психолог Еельянова Е.П. «Психологик ярдәм. «Балалар ышаныч телефоны"акциясенүткәрде. Балаларга буклетлар өләште.
Өстәмә белем педагогы Т.В. Ахтонова балалар өчен «Кызыклы камкай» дигән мастер-класс әзерләде. Яшь Бөркетләр кәгазьдән күләмле аппликацияләр ясадылар.
Тәрбия буенча директор киңәшчесе Саматова Г.н. «Минем дустым Дима Зорин» фильмн карадылар. Анда гаделлек, ихласлык, бурыч хисе һәм шәхеснең башка әхлакый сыйфатлары турында әйтелә. Балалар белән дуслыкның мәгънәсе, Дима Зорин кебек яхшы күңелле кеше булуның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында фикер алыштылар. Егетләр ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Буш вакытларында балалар рәсем ясадылар һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.